Мәкальләр


Бала
·         Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар.
·         Бабайга таяк кирәк, бәбәйгә сиртмә кирәк.
·         Бала заманасына охшап туар.
·         Бала йөри белгәнче үрмәләп йөри.
·         Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.
·         Хәзерге бала тугандук җиде класс бетереп туа, ди.
·         Бала кошның авызы зур булыр.
·         Күгәрчен баласы күрексез булса да, үскәч күгәрчен була, ди.
·         Теле ачылмаган балага сыерчык тел алып килә, ди.
Ана
·         Ана дигән хәзинә.
·         Анаңдай ана булмас.
·         Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.
·         Анаң хәерче булса да аңардан китмә.
·         Ана — шәфкать диңгезе.
·         Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.
·         Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.
·         Анасыз корт ил булмас.
·         Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.
·         Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.
·         Әни суккан авыртмый.
·         Әнкәм йорты алтын бишек.
·         Йорт анасы белән корт анасы бер.
·         Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.
·         Өйнең яме ана белән.
·         Туган ана бер, туган Ватан бер.
·         Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.
·         Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.
Ана белән бала
·         Алтмышка җитсен бала,
Ана өчен һаман да бала.
·         Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
·         Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.
·         Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
·         Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.
·         Бала моңын ана белер.
·         Баланың телен анасы белер.
·         Бала сакаулана дип ана сакауланган, икесе дә сакау булганнар, ди.
·         Баласы өчен ана арыслан утка кергән.
·         Бала тугач ук анасы телен аңлый, имеш.
·         Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,
Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.
·         Ханнан бала олы,
Баладан ана олы.
Ата-ана, аларга хөрмәт
·         Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.
·         Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.
·         Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
·         Ата-ана теләге
Утка-суга батырмас.
·         Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
·         Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
·         Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.
·         Ата аркасы — кала аркасы.
·         Ата — беләк,
Ана — йөрәк.
·         Ата — җизнә,
Ана — казна.
·         Ата — йортның матчасы,
Ана — йортның өрлеге,
Балалар — стенасы.
·         Ата йөрәге — таудан өлкән,
Ана йөрәге — диңгездән тирән.
·         Атаның каны, ананың сөте.
·         Атаң-анаң — чын дусың,
Дус-ишләрең — юлдашың.
·         Атаң кебек кешегә тел озайтма.
·         Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
·         Атаңны башыңда тот,
Аңаңны учыңда тот!
·         Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.
·         Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.
·         Атасы барның бәхете бар.
·         Атасын алдаган илен дә алдар.
·         Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.
·         Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.
·         Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!

·         Аю да баласын "йомшагым" ди.
·         Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.
·         Әти тунын күтәреп кисәң, тап-таман.
·         Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.
·         Йомырка тавыкны өйрәтми.
·         Мөгезен кем сындырганны болан онытмас,
Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.
·         Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.
·         Ымны белмәгән нине белсен?
Атасын белмәгән кемне белсен?

Баланың холкы. Аны тәрбияләп үстерү
·         Адәм баласын түгел, аю баласын да биергә өйрәтәләр.
·         "Айт!" дигәндә ялт итеп тор.
·         Алтыдагы (холык) алтмышка.
·         Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арты да шуннан.
·         Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән.
·         Ана сөте белән кергән онытылмый.
·         Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.
·         Атай барда атай баш,
Атай юкта анай баш, Анай юкта апа баш, Апа юкта үзем баш.
·         Ата алмаган малай атасыннан күргән.
·         Ата-анаң сиңа гомер биргән.
·         Ат өйрәнмим ди дә, авызлык- өйрәтә.
·         Бала безнеке,
Акылы үзенеке.
·         Бала була белмәгән кеше егет булалмый.
·         Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар.
·         Бала әйткән ди: мине берәү дә тыңламый, чөнки минем әле сакалым юк.
·         Балага иң куәтле кеше — ата.
·         Балага кәкитләнсәң, кәнфит сорар.
·         Бала егыла-егыла егылмаска өйрәнер.
·         Бала яшь чагында ни белән уйнаса — зурайгач мәеле (теләк, кызыксыну) шуңа була, имеш.
·         Бала көчен күрсәтергә яратыр.
·         Бала күргәнен эшләр.
·         Бала кош очар, кунар агачын тапмас.
·         Бала кулында елан үләр.
·         Балалар кесәсендә кәнфит ятмый.
·         Балалык бик бәхетле чак булса да, бала һаман "кайчан зур үсәм инде" дип сорый.
·         Бала "миңа бәләкәй сөяк бирделәр" дип үпкәләгәнче, сөяген песи алып китәр.
·         Бала үсте дигәнче,
·         Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.
·         Баланы яшьтән бөк,
Агачны баштан бөек.
·         Баланы йомышка куш, артыннан үзең йөр.
·         Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.
·         Баланы эшкә өйрәт,
Эшен бетерергә дә өйрәт.
·         Бала өчен "юк" дигән сүз юк.
·         Бала уйнаудан туймас.
·         Бала үлгәнгә салынса, син аны күмгәнгә салын.
·         Бала-чага ипи сатып калач ала.
·         Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.
·         Башсыз өйдә ата торып ул сөйләр,
Ана торып кыз сөйләр.
·         Бишектәге бишкә төрләнер.
·         Буй үстергәнче, акыл үстер.
·         Буранда бала котырыр.
·         Әдәпле бала гарьле була,
Әдәпсез бала гарьсез була.
·         Җидесендә ни булса,
Җитмешендә шул булыр.
·         Кем нәрсәгә күнегә —
Шуның белән күмелә.
·         Кыз бала анасына чын дус була.
·         Кыз сөйкемле булса, холыгы белән,
Ул сөйкемле булса, әдәбе белән.
·         Малай кулына акча керсә, көчек сатып алыр.
·         Олы кызы Мәстүрә,
Кечеләрен үстерә.
·         Өч яшьлек малай атага булышыр,
Өч яшьлек кыз анага булышыр.
·         Сабыйга ат та ат, таяк та ат.
·         Сабый хөкеме — уен.
·         Теше чыккан балага
Чәйнәп биргән аш булмас.
·         Тәрбиясез бала хайван булып үсәр.
·         Туа белми, тора белә.
·         Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга.
·         Үзе егылган бала еламас.
·         Уйнаса баласы җиңә,
Чынласа атасы җиңә.
·         Улга утыз өйдән тыю,
Кызга кырык өйдән тыю.
·         Ул минеке,
Акыл үзенеке.
·         Ул туды — илгә ту (байрак) туды.
·         Улы барның кулы бар.
·         Улның ояты атага,
Кызның ояты анага.
·         Хәерсез бала хәерче булыр.
·         Һәрбер яшьнең үз хөкеме бар:
Сабый хөкеме — уен.
·         Һөнәрле булып ул үссен,
Холыклы булып кыз үссен.
·         Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.
Үги-ятимнәр, үги аналар
·         Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.
·         Анаң юктан үги ана да яхшы.
·         Аналы ятим — ярты ятим.
·         Анаң үлсә, елгаң корыды,
Атаң үлсә, таянган тавың ауды.
·         Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә.
·         Ана янында бала ятим булмый.
·         Аталы бала — аркалы,
Аналы бала — иркәлә.
·         Атадан бала яшь кала,
Күп-күп эшләр башкара.
·         Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы.
·         Җиде атасын белмәгән — ятимлекнең билгесе.
·         Җиденчели ни яман?
Җитәкләшеп ятимнәр Елый калса, шул яман.
·         Җиргә төшкән ятимнеке.
·         Кемнең газизе кемгә хур булмый.
·         Сабаксыз төймә салмаклы,
·         Үги бала үпкәчел.
·         Үги ана — яфрак,
Үз әнием яхшырак. (Үги ана яфрагы — үлән исеме.Яфрагының бер ягы җылымса, бер ягы салкынча була).
·         Үги бала өй артында елар. "Ник елыйсың?" дисәләр, хәзер генә суган ашадым", — дияр.
·         Үги үз булмый,
Колак күз булмый.
·         Ятим ашы ярты пешәр.
·         Ятим балага йөзем җиләге дә аш.
·         Ятим бала гарьчел була.
·         Ятим балага ярдәм ит.
·         Ятим бала дип кимсетмә, бәхете булса ир булыр.
·         Ятим баланың күңеле сынык.
·         Ятим еласа, җир-күк елар.
·         Ятим күңеле җирәнчек.
·         Ятимнәрнең бәйрәме
Яңа күлмәк кигәндә.
·         Ятим тайдан юрга чыгар.
·         Ятим ярасының ямавы өстендә.
Тел, сүз
·         Акыллының теле күңелендә,
Тиленең акылы телендә.
·         Акылы кысканың теле озын.
·         Ана баланы ике кат тудыра:
Бер кат — тән биреп! Икенче кат — тел биреп!
·         Анам биргән туган тел,
Атам биргән корал тел.
·         Ана мәм биргән,
Ана тән биргән, Ана сөт биргән, Ана тел биргән!
·         Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
·         Бик татлы булма кабып йотарлар,
Бик ачы булма — төкереп ташларлар.
·         Аягы пычрак — өй пычратыр,
Теле пычрак — кеше пычратыр.
·         Берәүнең кулы эшли,
Икенченең теле эшли.
·         Бер телдә ун хикмәт,
Ун телдә йөз хикмәт.
·         Бит күрке күз,
Тел күрке сүз.
·         Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,
Иң ачы нәрсә дә — тел.
·         Әдәп башы — тел.
·         Әйткәннән тел калмас.
·         Әйтмәс җирдә авызың тый,
Кычытмас җирдә кулың тый.
·         Җабага тайның бете ачы,
Әшәке кешенең теле ачы.
·         Иле барның теле бар.
·         Иң татлы тел — туган тел,
Анаң сөйләп торган тел.
·         Инсафлының теле саф.
·         Йомшак телле бәрән ике ананы имә.
·         Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.
·         Сакауның телен әнисе белер.
·         Оста барда кулың тый,
Белгән барда телең тый.
·         Сакау сакауны үчекли.
·         Сиңа бирелгән ике колак, бер тел:
Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.
·         Сөяксез тел ни димәс.
·         Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
·         Татлы тел тәхет били.
·         Татлы тел тимер капканы ачар.
·         Тел — ананың теләге,
Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
·         Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
·         Тел белмәгән теленнән абыныр.
·         Телгә сак бул!
·         Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән коры калыр.
·         Теле белән күктәге айны йөртә белгән,
Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.
·         Теленә салынган,
Эшендә абынган.
·         Телең белән күңелеңне бер тот.
·         Телең белән узма,
Белем белән уз.
·         Телең белән фикер йөртмә,
Уең белән фикер йөрт.
·         Телеңне тезгендә тот,
Этеңне чылбырда тот!
·         Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.
·         Телне каләм саклый.
·         Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
·         Теле озын булмаганның гомере озын булыр.
·         Теле озын кешенең акылы кыска булыр.
·         Теле пычракның күңеле пычрак.
·         Теле татлының дусы күп.
·         Теле чибәрнең үзе чибәр.
·         Теле юкны тигәнәк талар.
·         Тел күңелнең көзгесе.
·         Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
·         Телделәр халык булып дөньяга чыккан,
Телсезләр балык булып дәрьяда калган, Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.
·         Телләр белгән — илләр белгән.
·         Тылмач үз җавабын үзе табар.
·         Телне тешләп өзеп булмый,
Сөйләми дә түзеп булмый.
·         Тел өчен теш төбенә утырталар.
·         Тел ташны эретә.
·         Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)
·         Телчән теленнән табар.
·         Тәмле дә тел,
Тәмсез дә тел.
·         Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.
·         Төче коймак тиз кикертә.
·         Туган илем — иркә гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем.
·         Туган телем — үз телем,
Туган илем — үз көнем.
·         Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
·         Туры телем таш ярыр.
·         Ул да яхшы, бу да яхшы,
Ашаган чакта бар да яхшы, Баш коткарган тел дә яхшы.
·         Үткен тел — бәхет,
Озын тел — бәла!
·         Һөнәр алды — кызыл тел. (Кызыл тел — оста, матур тел, димәк.).
Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре
·         Авыз күрке тел, телнең күрке сүз.
·         Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.
·         Аз эш күп сүздән яхшырак.
·         Акыллы әйтер — юл куйдым, ахмак әйтер — җиңдем.
·         Акыллы кеше сүз әйткәндә,
Әйтер сүзен чамалар.
·         Ялган сүздә чама юк,
Дөрес сүздә чама бар.
·         Акыллы сүзгә ни җитә!
·         Алтын алма, алкыш ал.
·         Атка "на, на!" көч бирә.
·         Ачы әйтми төче юк.
·         Ашның мае бар,
Сүзнең җае бар.
·         Ашның тәме тоз белән,
Адәм яхшылыгы сүз белән.
·         Аш ташны эретә,
Ялган башны черетә.
·         Берәүнең утыны ут бөркер,
Берәүнең утыны корыга төтәр.
·         Бер сүз бер сүзне әйтә.
·         Бер ялганнан йөз ялган туган да ди, бер дөрес сүз йөзен дә бәреп еккан, ди.
·         Бер ялганны капларга тагын мең ялган табарга кирәк.
·         Бер ялган сөйләсәң — тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.
·         Бәхәстә — ак карга кара карга кунган.
·         Вак яңгыр тәнгә үтә,
Вак сүз — җанга үтә.
·         Димче диңгез кичерер.
·         Дөресне ялган бервакытта да җиңмәс.
·         Дөрес сүзгә җавап юк.
·         "Дыр" белән "ди"не иккәннәр дә чыкмаган, ди.
·         "Дыр"га шалкан чәчмиләр.
·         "Дыр"га чебен дә кунмый.
·         "Әгәр"не чәчкәч "мәгәр" үскән.
·         Адәмгә иң кирәге — ягымлы чырай, җылы сүз.
·         Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга.
·         Әйтү бер, эшләү башка.
·         Җайлы сүз җан эретә.
·         Юләрләрдән юләр сүз күбрәк.
·         Елар күздән, ялган сүздән үзеңне сакла.
·         Җылы сүз җан азыгы.
·         Изге сөйләсәң, изге ишетерсең,
Яман сөйләсәң, яман ишетерсең.
·         Ипле сүз энә саплый.
·         Иске колак, яңа сүз.
·         Ишеткән имеш,
Күргән көмеш.
·         Ишеткән күргәнгә хәбәр бирә.
·         Ишетмәсәң ишет,
Урман арты Кишет! (Кишет — Казан артындагы авыл исеме).
·         Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.
·         Йомшак сөйләгән — йомшак сөягән.
·         Кем ни генә әйтсә дә, бүре салам ашамас.
·         Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.
·         Кәбестә каргышы кәҗәгә төшкән.
·         Көн саен бер яңа сүз ишетмәсәң, колагың чукрак булыр, ди.
·         Йөрәктән чыкмаган сүз йөрәккә кермәс.
·         Кеше сүзе кешегә тансык.
·         Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр.
·         Күңелгә килгән бер нәрсәне сөйләмә.
·         Караңгы йөздән тәмле сүз чыкмас.
·         Каты әйткән сүз каты борчак кебек, колактан кире сикерер.
·         Кошны җим белән,
Кешене татлы сүз белән ияләштерәләр.
·         Кулыннан килмәгән карганыр.
·         Өеңдәге хәбәрне күршедән,
Күршеңдәге хәбәрне күрше авылдан сораш.
·         Озын сүзнең кыскасы
Кара бодай боткасы.
·         Салкын йөзледән җылы сүз чыкмас,
Салкын мичтән җылы күмәч чыкмас.
·         Сезгә ялган, миңа чын.
·         "Сикер" дигәннең аягы сынмый, сикергәннең сына.
·         "Син беләсең" дигәндә гауга чыкмас.
·         Сөйләшмәсәң сүз чыкмас,
Чапмасаң йомычка очмас.
·         Сүз белән пылау пешереп булмый, дөге кирәк.
·         Сүздә төртү яман,
Авыруда чәнчү яман.
·         Сүз дүрт төрле: бер төрле сүз бар— бел дә сөйләмә; икенче төрлесе — белмә дә, сөйләмә дә; өченчесе — бел дә сөйлә; дүртенче төрлесе — сөйлә дә белмә.
·         Сүзең кыска булсын,
Кулың оста булсын!
·         Сүзе акның йөзе ак.
·         Сүзнең башы бозауда,
Койрыгы төлкедә.
·         Сүзне сатып алмыйлар.
·         Сүз югында сүз булсын, кодагый: ата казыгыз күкәй саламы?
·         Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк.
·         Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.
·         Тузандайны тубалдай итмә.
·         Туры сүз башта зәһәр булса да соңы шикәр;
Ялган сүз башта шикәр булса да соңы зәһәр.
·         Туры сүз бер булса да һәркемгә җитәр.
·         Туры сүзгә ант кирәкми.
·         Туры сүзгә карау юк.
·         Туры сүзне әйтергә курыкма!
·         Туры сүзнең гаебе юк.
·         Туры сүз тимерне тишәр,
Йомшак сүз кылычны кисәр.
·         "Ут" дигәннән авыз көймәс.
·         Үзе аңсыз, йөзе ямьсез, сүзе тәмсез кешедән саклан.
·         Үзе ахмакның сүзе ахмак.
·         Үзең кыек утырсаң да, сүзең туры булсын.
·         Хак сүз ачы булыр.
·         Хикмәтле сүз күп булмый.
·         Һәр ишеткәнен сөйләгән һич теләмәгәнен ишетер.
·         Чын сүзгә чак кына ялгадыңмы, ялган була.
·         Шапшак авыздан шакшы сүз чыгар.
·         Ялган белән дөнья гизәрсең, кире кайтып керә алмассың.
·         Ялган мең булса да бер хаклыкны җиңә алмый.
·         Ялганның төбе юк,
Күтәрергә җебе юк.
·         Ялган уты ел янар,
Ел янса да җылытмас.
·         Яман сөйләгән яхшы ишетмәс.
·         "Ярар" белән эш бетми.
·         Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.
·         Яхшы сүз аркасында адәм — адәм,
Яман сүз аркасында адәм — әрәм.
·         Яхшы сүз белән елан өненнән, чыгар,
Яман сүз белән пычак кыныннан чыгар.
·         Яхшы сүз җанга рәхәт,
Яман сүз җанга җәрәхәт.
Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе
Сәлам һәм сорашу
·         Кәламнән әүвәл сәлам кирәк. (Кәлам — сүз.)
·         Ахмак сүзгә җавап юк.
·         Күп торганнан сорама, күп күргәннән сора.
·         Караган тапмый, сораган таба.
·         Ничек эндәшсәң, шундый җавап.
·         Синнән сорамаган сүзгә син җавап бирмә.
(Һәм: — Сорамаган сүзгә җавап бирмиләр.)
·         Соравына күрә җавабы.
·         Сорашканның гаебе юк.
·         Сорашкан тау аша,
Сорашмаган саташа.
·         Татлыга татлы җавап.
·         Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр.
·         Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте.
Сөйләшә белү
·         Авыз эчендә ботка пешермә.
(Сүзеңне ачык сөйлә.)
·         Агачны ега белмәгән үз өстенә егар,
Сүзне сөйли белмәгән үз өстенә сөйләр.
·         Аңламый әйтмә,
Карамый бакма.
·         Бар белгәнең сөйләргә ашыкма.
·         Беленеңне белеп из.
·         Бер әйткәнне ике әйтмә.
·         Белмиенчә сөйләгәнче, белгәннең сүзен тыңлау яхшы.
·         Әйтә белгән авызда йомычка да йомры була,
Әйтә белмәгән авызда йомырка да дүрт кырлы була.
·         Әүвәл уйла, аннан сөйлә.
·         Җебегән авыздан черегән сүз чыга.
·         Җеп турында сөйләгәч, энәсеннән башлау хәерле.
·         Сөйләсәң сүзнең маен чыгар.
·         Сөйли белмәгән авыздан телсез авыз мең артык.
·         Сөйли белгән балык тотар,
Сөйли белмәгәнне телсез балык йотар.
·         Сөйли белмәгән сүзенә батар.
·         Суксаң авырттыр,
Әйтсәң ишеттер.
·         Сүзең булса, түгәрәк сөйлә.
·         Сүз сөйләсәң, ашыкма.
·         Сөйләгәч пошыкмассың.
·         Сүз сүздән туар,
Сөйләмәсәң, кайдан туар?
·         Сүз сүзне таба.
·         Сүз — сүзнең ыргагы.
·         Сүз сөйләү һөнәр,
Сөйли белмәгән үләр.
·         Теле кычыткан сүз бозар,
Кулы кычыткан эш бозар.
·         Үзе күп көлүченең сүзе һичкемне көлдермәс.
·         Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә.
·         Чабатаны катласаң, ныгыр;
Сүзне катласаң, сүтелер.
Вакытында, урынында сөйләү
·         Балыкчы итәгенә гөмбә төяп кайтканда, "шәп каптымы?" дип сорамыйлар.
·         Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.
·         Вакытсыз кычкырган әтәчнең башын кисәләр.
·         Вакытсыз сөйләмә, Питрау күкесе булырсың. (Питрауда күке сакауланудан.)
·         Әйтер идем сүз,
Авызым, син түз!
·         Әлеге дә баягы,
Сез үзегез каягы?
·         Яшьне ат базарында сорыйлар.
·         Кеше туй сөйләгәндә, ул җеназа сөйләгән.
·         Кирәксез сүзне дөрес булса да сөйләмә.
·         Өч көннән соң: "Исәнме, кодагый!"
·         Сүзгә сүз килгәндә сөйләмәсә, анасы үлә, ди.
·         Сүз уңае килгәндә,
Сүтегеңне ямап кал!
·         Тимерне кызуында сук,
Сүзне кызуында әйт!
·         Һәрбер сүзнең урыны бар.
·         Сүзнең башыннан элек төбен уйла.
Кешесенә күрә сөйләшә белү
·         Акыллыга ишарәт,
Ахмакка тукмак.
·         Акыллыга әйтсәң белә,
Тинтәккә әйтсәң көлә.
·         Акыллы сүзгә кул куй,
Акылсызга юл куй.
·         Аңлаган бер кылдан да аңлар,
Аңламаган бүрәнәдән дә аңламас.
·         Аңлаганга ишарәт,
Аңламаганга бишәр әйт!
·         Аңлаганга чебен тавышы да җитәр,
Аңламаганга барабан тавышы да аз.
·         Олы сүзен бүлдермә.
·         Суны сип сеңәр җиргә,
Сүзне әйт сыяр җиргә.
·         Тинтәк белән көрәшмә,
Исерек белән сөйләшмә.
Кешенең акылы, кемлеге сүзеннән беленү
·         Кешенең акылы сүзеннән,
Асылы фигыленнән билгеле.
·         Кешенең белемен сүзеннән аңларсың.
·         Кешенең үзенә карама, сүзенә кара!
·         Кеше сүз пәрдәсе астында.
·         Карамагыз үземә,
Карагызчы сүземә!
·         Сүзе төпле кешенең
Үзе башлы була, ди, Үзе башлы кешенең Авызы ашлы була, ди.
·         Сүзе яманның үзе яман.
·         Төпсез кешедән төпсез сүз чыгар.
·         Һәркем үз уеннан хәбәр бирер!
·         Яхшы адәм табып сөйләр,
·         Яман адәм кабып сөйләр. (Кабып — тешләп.)
·         Яхшы әйтер: "Юл куйдым",
Яман әйтер: "Җиңдем!"
·         Яхшы — күргән яхшылыгын сөйләр,
Яман — күргән яхшылыгын да яманлык итеп сөйләр.
·         Яхшының сүзе акыл чакыра,
Яманның сүзе ачу чакыра.
Күп сөйләү һәм аз сөйләү
·         Авызым иләк булса да сүзем бака.
·         Азрак сөйләсәң, күбрәк тык
·         Аз сөйлә, күп бел!
·         Аз сөйләр, үз сөйләр.
·         Аз сөйләү алтын,
Күп сөйләү балтун.
·         Аз сүз белән күпне әйт!
·         Аз сүзле аз оялыр.
·         Ашның тәме тоз белән,
Кешенең кадере сүз белән. Аз сөйлә дә күп аңла, Аз аша да күп чәй өч!
·         Басыйм дисәң, җир күп,
Сөйлим дисәң, сүз күп.
·         Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
·         Белгән бер әйтер.
·         Белгәнгә бер сүз җитәр,
Белмәгәнгә мең сүз дә аз.
·         Бер сүз аз, ике сүз күп.
·         Бер сүзне күп әйтсәң, күк тәмәйтә (күк тәмәйтү — күгәргән бакыр комган суы тәмәйтү).
·         Их, әйтер идем мин сезгә, үземә аз кала!
·         Кеше яраткан әйберен күп сөйләр.
·         Күп сайрама, сандугач булырсың.
·         Күп сөйләгән ялгышканын белмәс.
·         Күп сөйләшкән кеше ялганчы булыр.
·         Күп сөйләшсәң күз тияр.
·         Күп сөйләшкән картаймый үләр.
·         Күп сөйләшмә, авызыңа йон чыгар.
·         Күп сөйләшсәң, карга алып китәр.
·         Күп сөйләүдә файда юк.
·         Күп сүз бер сүзгә кайта.
·         Күп сүз китапка яхшы.
·         Күп сүзнең даруы бер сүз.
·         Кыскалыкта — осталык.
·         Озын сүзнең кыскасы,
Кыска сүзнең остасы.
Уйнап сөйләү, чынлап сөйләү
·         Атаңнан олы кеше белән уйнап сөйләшмә.
·         Уен сүзгә мәгънә кирәк.
·         Уеныңны куеп чыныңны әйт.
·         Уйнап әйтәм — уемдагын әйтәм.
·         Уйнап әйтсәң дә — уйлап әйт!
·         Уйламыйча әйткән сүз — төзәмичә аткан ук.
·         Чынлап әйтү батмаган җирдә уйнап әйтү таманга килә.
·         Юри әйтсәң, чынга юрала.
Сүзне тыңлый белү
·         Атың ни?
Рәшит. Алайса, бер сөйлә, ике ишет!
·         Сөйли белсәң, тыңлый да бел!
·         Суның башы болактан,
Сүзнең башы колактан.
·         Сүз бер, колак ике.
·         Сүзне тыңлаганга әйт.
·         Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.
·         Һәр әйткәнне тыңлама,
Һәр белгәнне сөйләмә.
·         Бар да сөйләгәндә берәү дә ишетми.
·         Белдеклегә бер әйтсәң дә колагының эчендә,
Белдексезгә биш әйтсәң дә колагының тышында.
·         Әйткәнне тыңла,
Сөйләгәнне аңла!
·         Кешенең сүзен өзмә.
Дәшми калу
·         Авыздагы сүзгә син ия,
Авыздан чыккач, сүз ия.
·         Бөтенләй сөйләшмәсәң, телсез булырсың.
·         Бакалар бакылдаганда дәшми тору яхшырак.
·         Дәшмәү — ризалык билгесе.
·         Дәшми торганда, җүләр дә акыллы.
·         Әйтмәс җирдә май кап!
·         Әйтсәң сүз,
Әйтмәсәң түз.
·         Күп вакытта дәшмәү җавап урынында тора.
·         Күркә ун күкәй салса да дәшми, тавык берне салса да күрше авылга ишетелә.
·         Эндәшмәгән кешегә тау эндәшми.
·         Сөйләргә дә бел,
Тик торырга да бел!
Һәр әйткән сүзгә ышану, риза булып торучылык
·         Бу да бер дәхере рази,
Ни әйтсәң, шуңа разый.
·         Кеше сүзен тыңла, үз акылыңны тот!
·         Талымсыз колакка ни әйтсәң дә бара.
·         Ышанма кеше сүзенә,
Ышан үз күзеңә!
·         Этне йөгертергә ике сүз җитә:
"Чәбә!" дә "Маһ!"
·         Зур сөйләгәнче, зур телем ипи аша.
·         Өрә белмәгән эт өенә бүре китерә.
·         Сагызны чәйни белмәсәң, эрер,
Сүзне сөйли белмәсәң, черер.
·         Санамый сигез димә.
Хаклык, дөреслек, ялган. Сүздә тору, коры вәгъдә һәм ялганчылар
·         Авызыңнан тере саескан очырма.
·         Авызың кыек булса да, туры сөйлә.
·         Актыкта хаклык җиңә.
·         Өендә кытаклый,
Йомыркасын кешегә кереп сала (ялган вәгъдәгә мисал).
·         Алдадым, котылдым димә, чыны алдыңа килер.
·         Алама кешедә сүз тормас.
·         Алдарга эләкмә, кәкре каенга терәтер.
·         Алдап алты адым да атлый алмассың.
·         Алдасаң да тозы булсын.
·         Алдау золымлык,
Алдану ахмаклык.
·         Алдыйм дигән үзе алданыр.
·         Аз-аз алдап алдакчы булырсың,
Аз-аз урлап угыры булырсың.
·         Акыллы кеше алданмас та, алдамас та.
·         Аргы урамда бер ялган сөйләгән, бирге урамда ишетеп үзе ышанган.
·         Батканда балта бирмәкче иде, тартып чыгаргач, балта сабы да кызганыч.
·         Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.
·         Дөреслекне уен сүз астында әйтү дә яхшы.
·         Дөреслек өермәдәй көчле: юлындагын себереп үтә.
·         Дөреслек синең ягыңда булса, кырык мең кеше каршы булса да курыкма.
·         Дөрес сөйләгән ялгышмый.
·         Дөрес эш өчен кыю басып тор!
·         Әйткән сүз — каккан казык.
·         Йөз бүре күргән, яхшылап караса, эт икән.
·         Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә.
·         Ирләрдә сүз бер булыр.
·         Кәкре линейка белән туры сызып булмый.
·         Кәкре таяк ерак атмас (таяк белән атып тидерүдән алып әйтелгән).
·         Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.
·         Кулыңнан килмәгәнгә, телең белән сүз бирмә!
·         Куянга күптән койрык әйткәннәр дә әле дә юк.
·         Кыеш агачның ботагы туры булмас.
·         Кыңгыр утыр, туры сөйлә.
·         Оста ялганчы дөрес сүз эченә генә ялган кушар.
·         Рас сүзнең дә урыны бар (рас әйтәм дип тә урынсызга әйтергә ярамый дигәннән).
·         Суда чакта үгезе,
Судан чыккач мөгезе.
·         Сүз бирергә җитез булма,
Сүз үтәргә җитез бул. Сүз бирсәң, чыны белән бир, Пычак бирсәң, кыны белән.
·         Сүзең үлгәнче үзең үл!
·         Телсез кеше ялганчыдан артык.
·         Туры әйткән котылыр,
Ялган әйткән тотылыр.
·         Туры әйт, хәтере калса үзеннән күрер.
·         Туры кеше кыл кебек калса да өзелми.
·         Турылык иң яхшы хәйлә.
·         Турылык үлемнән коткара.
·         Туры сүзне турыдан әйтмәсәләр, кыектан тидерәләр.
·         Хаклык атайдан олырак (яки хаклык картлыктан олырак).
·         Хаклык өчен утка кер, суга төш.
·         Хаклык өчен үлүче батырлар үлеме белән үләр.
·         Һәр ачык авызга бер алдаучы бар.
·         Һәр ишеткәнен сөйләгән ялганчы булыр.
·         Эрләмәгән, сукмаган, Шыгай, сиңа ыштанлык.
·         Этне күр — коллыктан җирән,
Этне күр — тугырылыкка өйрән!
·         Ябалак күрмәгәнгә, якты көн гаепле түгел.
·         Якынга ялган әйтмә,
Битең иртән кызарыр, Еракка ялган әйтмә, Кода булса, кыз алыр.
·         Ялган сөйләп яшәгәнче, рас сөйләп үлгән яхшы.
·         Ялганчы белән куркак бер бүрек астында торалар.
·         Ялганчыдан кояш бизгән.
·         — Ялганчы кем? Һәр ишеткәнен сөйләүче.
·         Ялганчы күзеннән күренә.
·         Ялганчы калыр оятка,
·         Расчы җитәр моратка.
·         Ялганчының арканы белән коега төшмә.
·         Ялганчылык — угрылар сыйфаты.
·         Ялганчының дөрес сүзенә дә ышанма.
·         Ялганчының йорты янган, берәү дә ышанмаган.
·         Ялганчының рас сүзе дә зая китәр.
·         Ялганчы онытчак.
·         Ялганчы ялганчыны ышандыра алмас.
·         Яңгырдан соң кояш бар,
·         Алдаудан соң оят бар.
·         Яңгырдан соң кояш яндыра,
Ялганнан соң оят яндыра.
·         Яраксыз кешегә сүз әйтсәң,
Ярыла-ярыла йортка җәяр.
·         Яшь чак, җүләр чак, карыйм тәрәзәдән: сарык бүрене ашый.


Сер сөйләү һәм аны саклау
Каты серле булу, үзеңә үзең ышану
·         Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә!
·         Акылсыз авызны ачарга ачкыч кирәкми.
·         Ачма. серең дустыңа,
Дустыңның да дусты бар, Ул да сөйләр дустына.
·         Бака да бакылдамый торсам, ярылам, дигән.
·         Башым ярылса, бүрек эчендә,
Кулым сынса, җиң эчендә!
·         Әйтмәгәнне кем белә?
Ачмаганны кем күрә?
·         Ачмыйм, кем күрсен, сөйләмим, кем белсен?
·         Ачмасаң күренми, сөйләмәсәң беленми.
·         Ике арадагы сер икенең бере үлсә генә ачыла.
·         Иләктә су тормый,
Ахмакта сүз тормый.
·         Ишеткәнең ишеткән урында калсын.
·         Кан коссаң да сереңне белгертмә!
·         Салган шикәр күренми,
Эчтән тынган беленми.
·         Сер дусты күп булыр,
Сер тотканы дус булыр.
·         Сереңне бер генә кешегә сөйлә,
Киңәшеңне мең кешегә сөйлә.
·         Сыртың сынса да, сереңне бирмә!
·         Урам сүзсез булмас,
Урман колаксыз булмас.
·         Утыз тештән чыккан утыз илгә җәелә.
·         Урман — авыз, кыр — колак, күл — күз.
·         Урманда да сукмак бар,
Агачта да колак бар.
·         Үз-үзеңне сынатма!
·         Үлә торсаң да үрә тор!
·         Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма!
·         Ятларга сереңне белдермә!
·         Яумасаң да күкрә!
Акыл һәм акыллы белән җүләр
·         Акыл алтынны таба, алтын акылны табалмый.
·         Акыл булмаса, алтын ни эшкә?
·         Алтының белән мактанма,
Акылың белән мактан.
·         Дөнья киңлегеннән ни файда,
Аяк киемең тар булса? Буең озынлыктан ни файда, Башыңда миең аз булса?
·         Буй җитмәгән җиргә уй җитә,
Корал җитмәгән җиргә хыял җитә.
·         Бүре куйдан Туймас,
Адәм уйдан туймас.
·         Ел уйла, минутында эшлә.
·         Йөгеректән йөгерек — уй йөгерек.
·         Җитездән җитез ни җитез — уй җитез.
·         Күп уйлама, уелырсың.
Күп шыбырдама, коелырсың,
·         Кабаттан уйлаган дөрескәрәк килә.
·         Төядәй буең булганчы, төймәдәй уең булсын!
·         Уйлаган табар,
Уйламаган батар.
·         Уйламыйча эшләсәң, чирләмичә үләрсең.
·         Һәркемнең бер уе бар.
·         Аз булса да үз акылың булсын.
·         Акыл — акылдан үткен.
·         Акыл — алтын таҗ, һәркемнең дә башында булмый.
·         Акылга йөз яшькә кадәр өйрәнәләр.
·         Акыл яшьтә түгел, башта.
·         Акыл көч бирер, көч — йөрәк.
·         Акыллы башка таяк кирәкми.
·         Акыллы авыр эштә ашыкмый.
·         Акыллы алга барыр, артына карар.
·         Акыллы ерып чыгалмаслык эш дөньяда юк.
·         Акыллының аты да армый, туны да тузмый.
·         Акыллы эт тешләми, тешләсә, юкка тешләми.
·         Акыллы ярты сүздән аңлый.
·         Акылны акчага сатып алып булмый.
·         Акылны җил алмый, карак та урламый.
·         Акыл хискә буйсынмый.
·         Акыл сакал белән бергә үсми.
·         Акылыңа акыл куш.
·         Аңкау (аңгыра) аңламас,
Үзсүзле тыңламас.
·         Аю көченә ышана,
Кеше акылына ышана.
·         Берәүнең дә сарае буш түгел.
·         Буй үстергәнче акыл үстер.
·         Кеше күрке акыл,
Акыл күрке сабыр.
·         Кешенең акылы сүзеннән билгеле.
·         Киемгә карап каршы алалар,
Акылга карап озаталар.
·         Сәламәт тәндә сәламәт акыл.
·         Ике аяклы ишәкләр дә була.
·         Иләс-миләс игә килмәс.
·         Чебен дә аңгыраның авыз тирәсен чамалый (Авызы ачык була димәктән).
·         Акылсыз башта алтын бүрек тә файда бирмәс.
·         Акылсызга бармак ни, уймак ни.
·         Акылсыз әйтмәсәң бирмәс,
Ачмасаң күрмәс.
·         Акылсызның артына салам кыстыралар.
·         Исәр үзе атланган ботакны үзе кисәр.
·         Кешегә бик күп акыл өйрәткән кешенең үзенә калмый, ди.
·         Кеше икмәге белән озак яшәмәссең,
Кеше акылы белән ерак баралмассың.
·         Үз акылын чамалаган хур булмас.
·         Үз акылың җитмәсә, кешене тыңла.
·         Акыллы хезмәтенә таяныр, ахмак өметенә.
·         Берәү кеше батканны күреп батмаска өйрәнә,
Берәү үзе батып карап өйрәнә.
·         Бер сынаганны ике сынасаң, шайтан көләр.
·         Үз атыңны сынар өчен кеше атына утыр.
Белем-гыйлем
·         Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.
·         Аю беләгенә ышана,
Адәм белегенә ышана.
·         Белем белен ашата.
·         Белемдә бәхет,
Белемсезгә дөнья ләхет.
·         Белемдә көч.
·         Белем йөрәккә куәт.
·         Белемлекнең чиге юк.
·         Белем тәҗрибәдән туа.
·         Белем һәр куркынычны җиңә.
·         Беләктән белек көчле.
·         Белем — нур, белмәү — хур.
·         Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
·         Дөньяда иң зур байлык — белем.
·         Дөнья яктыра көн белән,
Адәм яктыра белем белән.
·         Җиде йортның телен бел,
Җиде төрле белем бел.
·         Икми иген шытмас,
Өйрәнми белем йокмас.
·         Яшьлегеңдә белем ал, картайганда сарыф кыл (тот, куллан).
·         Кул кыла алмаганны, белем кыла.
·         Акыл — тузмас кием,
Гыйлем — корымас кое.
·         Ачыйк күзебезне, хур итмәсеннәр үзебезне.
·         Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше — җансыз-тәнсез кеше.
·         Гыйлем — акылның яртысы.
·         Гыйлем алу — инә белән кое казу.
·         Гыйлем — ау,
Язу — бау.
·         Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.
·         Гыйлем булмаганда, бар акыл да юк була.
·         Гыйлем дәрәҗәсе — дәрәҗәләрнең иң олысы.
·         Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.
·         Гыйлемнән башка гамәлең юк,
Әйләнергә дә әмәлең юк.
·         Гыйлемнән зур хәзинә юк.
·         Гыйлем өйрәнү — бишектән ләхеткә чаклы.
·         Гыйлемсез бер яши,
Гыйлемле мең яши.
·         Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.
·         Дөнья тулы гыйлем,
Башыңда калганы белем.
·         Адәм баласы көмеш,
Гыйлеме булса — алтын.
·         Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем.
·         Син карышмасаң, гыйлем карышмый.
Китап
·         Китап — белем чишмәсе.
·         Китап галим — телсез мөгаллим.
·         Китапның белмәгәне юк.
·         Китапсыз өй — ишәк абзары.
·         Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы.
Уку-язу
·         Безне адәм иткән — уку,
Адәмне алга илткән — уку.
·         Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.
·         Ерактагы укып беленә, якындагы күренә.
·         Заман хәзер шундый заман:
Укымаган эттән яман.
·         Күп укыган күп белер.
·         Кояш җирне яктырта, уку мине.
·         Уйламый уку — аңгыралык,
Укыганда икенчене уйлау — саңгыраулык.
·         Уку — күңел нуры,
Укымый калган — кеше хуры.
·         Уку каты булса да җимеше татлы.
·         Уку — очкан кош,
Язу — тозак.
·         Укусыз белем юк,
Белемсез көнең юк,
·         Уку төбе — туку (кат-кат әйтеп күңелгә сеңдерү).
·         Укы да бел, уйна да көл,
Уйнавын уйна, Йомышны да уйла.
·         Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.
·         Укып белү бер башка,
Күреп белү бер башка.
·         Укысаң белерсең,
Укымасаң бөләрсең.
·         Эшләми укуның кадерен белмәсәң, эшли-эшли укырсың!
·         Аюга акыл өйрәткән таяк,
Аңкауга (аңгыра) акыл өйрәткән сабак.
·         Бүгенге сабакны белмәсәң, иртәгәге сабакны бигрәк тә белмәссең.
·         Кайда мәктәп ачылса — анда төрмә бикләнә.
·         Мокытны кырык ел укыт — барыбер мокыт.
·         Табак килсә, сабак куй,
Сабак килсә, табак куй (аш табынга килгәч, уку белән ашауны бутап йөрмәскә).
·         Тук корсак сабакка чукрак.
·         Уйна да көл, әмма сабагыңны бел.
·         Ялкау шәкертнең китабы керләнми.
Язу-хат
·         Акка кара төшсә югала
·         Ат җитмәс җиргә хат җитмәс.
·         Бармак белән каткан җирне казып була,
Әлифбасыз (алфавитсыз) язып була (Г. Тукайдан Дурак мәкальләшкән).
·         Бирге урамда язганын аргы урамда үзе дә танымаган.
·         Әйткән сүз очар җилгә,
Кул белән кәгазь калыр илгә (язган сүз калыр илгә, диләр).
·         Кәгазь — дәрья, каләм — көймә.
·         Кәгазьнең йөзен агарткан кара язу.
·         Каз канаты кавырсын,
Хаты килсә алырсың.
·         Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмассың.
·         Каләм кылычтан үткен.
·         Каләм өйрән, каләм изгегә тартыр;
Каләм тоткан кешенең зиһене артыр.
·         Каләм тоткан әрәм булмас.
·         Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше (Г. Тукайдан мәкальләшкән).
·         Ун кат укы, бер кат яз.
·         Яза-яза язу остасы булалар.
Укыган белән укымаган кеше
·         Бер укыган кешегә ике укымаганны бирсәләр дә алучы юк.
·         Бүләк зур булмас,
Укыган кеше хур булмас.
·         Күп яшәгән ни белер,
Күп укыган — шул белер.
·         Укыган ил узар,
Укымаган ил тузар.
·         Укыганмы? — димә, укыганын күңелеңә тукыганмы? — диген.
·         Укыганның бите — көн,
Укымаганның бите — күн.
·         Укыган укыр,
Укымаган күрә сукыр.
·         Укыган уңар,
Укымаган туңар.
·         Укымаган бер телле,
Укыган ике телле.
·         Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән.
Галим
·         Атай гыйлеме белән галим булып булмый.
·         Галим белгәнен әйтер,
Ахмак җиңгәнен әйтер.
·         Галим булу җиңел, адәм булу читен.
·         Галим булсаң, галәм синеке.
·         Галим булып кем туган?
·         Галим кешене кадерләргә онытма!
·         Галимнең күңеле океан диңгезе.
·         Галимнең сүзе гомерең үткәнче,
Наданның сүзе ишектән чыкканчы.
·         Галим үләр — сүзе калыр,
Йөргән җирендә эзе калыр.
·         Кеше яңлыша-яңлыша галим булыр.
Надан
·         Берни белмәгән кеше һәрвакыт боек булыр.
·         Ишәкнең дәлиле йөгән.
·         Мескен ишәккә һәркем менә.
·         Надан белмәсә дә кычкыра.
·         Наданга фикер әйтеп бактың ни —
Эт муенына энҗе-мәрҗән тактың ни!
·         Надан кеше — сукыр тавык.
·         Надан кеше сукырдан яман;
Ялкау кеше барыннан да яман.
·         Надан кеше — яман кеше.
·         Надан кулыннан су эчмә,
Тере суы булса да.
·         Надан наданны сөяр,
Галим галимне сөяр.
·         Наданның аяк баскан җирендә үлән корыр.
·         Наданның сүзе вакытсыз кычкырган әтәч кебек.
·         Надан ташка утырган — таш ташка утырган.
·         Надан үзеннән башка беркемне дә сөймәс.
·         Наян кеше — төлке кеше,
Надан кеше — көлке кеше.
Галим белән надан
·         Бер галим йөз наданны җиңәр.
·         Галим белен надан аермасы — карга белән былбыл аермасы.
·         Галим белсә дә сорый, надан белми дә, сорамый да.
·         Галим кеше үлсә дә терек,
Надан кеше йөрсә дә үлек.
·         Галимнең бер көне, наданның бөтен гомеренә тора.
·         Галим уйлар,
Надан ышаныр.
·         Йөз надан бер галимнең тырнагына тормас.
·         Надан булып туалар,
Галим булып үләләр.
·         Наданның тересе дә үлек,
Галимнең үлесе дә терек.
·         Наданлыкка ишәк кенә түзә.
·         Наданлык оят түгел, укымау оят.
·         Һәр нәрсәгә гаҗәпкә калу — наданлык галәмәте.
·         Ялкаулык, наданлык, фәкыйрьлек — бер туганнар.
Гыйлем өйрәнү
·         Гыйлем күп, гомер аз, кирәген өйрән!
·         Адәм камыт киеп өйрәнми.
·         Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең.
·         Өйрәнгән җирдә калмас.
·         Өйрәнмичә чабата да үреп булмый.
·         Өйрәнү бервакытта да соң түгел.
·         Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә.
·         Тутый сөйләшергә өйрәнер, кеше булалмас.
Белү. Белгән белән белмәгән
·         Азны белмәгән күпне һич белмәс.
·         "Барын да беләм" дигәнче, берен дә белмим дисәңче!
·         Белгән белешкә, белмәгән ни эшкә?
·         Белгән белән белмәгән бер түгел.
·         Белгән белән белмәгәннең аермасы дүрт төрле була имеш:
Беренчесе белә, белә икәнен дә белә; Икенчесе белә, белә икәнен белми; Өченчесе белми, белми икәнең белә; Дүртенчесе белми, белми икәнен дә белми.
·         Белгән бер кылдан да аңлар,
Белмәгән бүрәнәдән дә аңламас.
·         Белгән белгәнен эшләр,
Белмәгән бармагын тешләр.
·         Белгәнгә унике,
Белмәгәнгә утыз ике.
·         Белгәнең утыз,
Белмәгәнең туксан тугыз.
·         Белгәнеңне сорама.
·         Белгән мең бәладән котылган.
·         Белгәннән беленмәгән күп.
·         Белгән уңар,
Белмәгән туңар.
·         Белемлене бала булса да ага дип бел!
·         Белемле үлсә, кәгазьдә хаты калыр,
Оста үлсә, эшләгән заты калыр.
·         Белемсез үзе белмәс, юньгә күнмәс.
·         Белмәгәнгә гөмбә шалкан, ком талкан.
·         Белмәгәнеңне кешедән сора,
Олы булмаса, кечедән сора.
·         Белмәгәнне сорауның ояты юк.
·         Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп.
·         "Белмим" дип әйтмә, "теләмим" дип әйт.
·         "Белмим"нең башы авыртмый.
·         "Белмим" дию оят түгел.
·         Берәү белмәгәнен берәү белер.
·         Дөньяда белгән дә бар, белмәгән дә,
Бертигез булмыйдыр һич барча бәндә (М. Гафуридан халыклашкан).
·         Әнә, менә дигәнче, яхшы-яманны белеп кал!
·         Җил тегермәне икәнен беләм, суы каян килә икән дип әйтәм.
·         Ие шул, юкәдә икән чикләвек.
·         Ике сигез уналты икәне кем дә белә.
·         Яшьлектә белгән — ташка язган,
Картайгач белгән — бозга язган.
·         Йөзә белмәсәң, атаң буасында да батарсың.
·         Утың булмаса, күршедән сора,
Үзең белмәсәң, кешедән сора.
·         Һәр фил озын борынлы булса да,
Һәр озынборын фил булмый..
·         Һәр ялтыраган алтын түгел.
Мәкаль турында
·         Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.
·         Акылың булса, акылга ияр,
Акылың җитмәсә, мәкальгә ияр.
·         Амбар төбендә икмәк бар,
Картлар сүзендә хикмәт бар.
·         Аталар сүзе — акылның үзе.
·         Атаң әйтсә алдамас,
Мыкый мәкаль аңламас.
·         Атаңның сакал-мыегы кыек булса да, әйткән мәкале кыек түгел.
·         Атаң сүзенә колак сал,
Мәкаль әйтсә язып ал.
·         Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә дә түгел, тышында да түгел.
·         Әйтем — сүзнең бизәге,
Мәкаль — сүзнең җиләге.
·         Камчат күрсәң атып ал,
Мәкаль сүзне отып кал!
Әкият, мәзәк, табышмаклар
·         Белмәгәнгә әкият, белгәнгә чын.
·         Бу әле әкиятнең баласы,
Алда булыр әле анасы.
·         Көндез әкият сөйләгән кешене ак бүре ашар.
·         Мәзәк — күңел ачкычы,
Табышмак — зиһен ачкычы.
·         Мәзәк сүз — ашка тоз.
Җыр-көй
·         Белгәнгә җыр,
Белмәгәнгә "дыр".
·         Әүвәл тавыш, аннан көй.
·         Җилләтми томан ачылмый,
Җырламый күңел ачылмый.
·         Җыр белгәнгә җыр һөнәр,
Җыр белү дә зур һөнәр.
·         Җыр күңеллегә куаныч,
Күңелсезгә юаныч.
·         Җырлаганның биергә исәбе бар.
·         Җыр кешенең юлдашы.
·         Җырлап ачылмаса күңел,
Елап ачылачак түгел.
·         Җырлап эшләсәң, җырлап яшәрсең.
·         Җырлый белмәгән кеше сызгырып йөри, ди.
·         Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.
·         Җырның канаты бар.
·         Җырның ертыгы юк.
·         Җыр тыңламыйлар, моң тыңлыйлар.
·         Заманасына күрә көе.
·         Һәр заманның үз көе.
·         Ил җыр белән яши.
·         Илнең җыры бар,
Күңелнең моңы бар.
·         Ишәк килде — җыр бетте.
·         Көй — күңелнең моңы.
·         Карга каңгылдап каз булмас.
·         Карганыкы көн дә бер карылдау.
·         Сандугач җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.
·         Сандугач сайрап җиңәр, карга кычкырып җиңәр.
·         Сандугач сайрый,
Карга кычкыра, Бүре улый, Кеше җырлый.
·         Сүз — басу, җыр — чәчәк.
·         Сүз — көмеш, җыр — алтын.
·         Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.
·         Тукта, мин җырлыйм, миннән калса, син җырларсың.
·         Һәр кешенең үз яраткан җыры бар.
·         Һәр кошның үз моңы.
·         Һәр кошның үз тавышы үзенә матур.
·         Һәр кош үз тавышыннан тәм таба.
·         Эч пошканга җыр файда.
·         Эш вакытында такмак әйтмиләр.
·         Ярма тарттырганда җырлый, ут сүнгәч бии.
Музыка һәм музыкантлар
·         Анысы шулай шулаен да
Тартып җибәр кураең!
·         Барабан каксалар, барабан артыннан;
Кубыз тартсалар, кубыз артыннан.
·         Барабан таяк ала, барабанчы акча ала.
·         Гармунсыз клуб,
Лампасыз куык.
·         Гармунчы назлы булыр.
·         Думбыра туй төшкән өйгә килешер.
·         Думбырачы думбырачыны күрсә, кылы өзелә, ди.
·         Музыканы хайваннар да яраталар.
·         Ни думбыра белмәгән,
Ни сызгыра белмәгән.
·         Эчең пошса, музыка уйна,
Уйный белмәсәң, уйнаганны тыңла!
Бию
·         Атам-анам биегән,
Күңел ачкан биюдән.
·         Уйнап-җырлап биемәгән — җебегән.
·         Бии белгәнгә бер такта җитә, бии белмәгәнгә йөз такта да аз.
Шигырь һәм шагыйрьләр
·         Дәртсездән шигырь чыкмас,
Рәтсездән күп эш чыкмас.
·         Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата.
·         Саескан сайрау белән сандугач булмас.
·         Сандугач булсаң, сайрый да бел.
·         Һәр шигырь язган шагыйрь булмый.
·         "Шигырь" язу кыен түгел,
Шагыйрь булу кыен.
·         Театр — күңелләрне уятыр.
Зәвык, ямь тою
·         Берәү хөрмә сөя,
Берәү торма сөя.
·         Гөл кадерен былбыл белер,
Җәүһәр кадерен җәүһәрче белер.
·         Зәвык зәвыкка башка.
·         Зәвыкта бәхәс юк.
Талант һәм аны үстерү турында
·         Бөркетнең канаты очканда ныгый.
·         Былбылны бытбылдыкка алыштырмыйлар.
·         Былбылны сайравыннан таныйлар.
·         Бытбылдык арасында былбыл сайрамас.
·         Ишәккә һөнәреңне күрсәт дигәч, бар тавышына бакырган, ди.
·         Зур урманда карга булганчы,
Бәләкәй куакта былбыл булсаңчы (М. Кәримнән халыклашкан).
·         Карга белән кәккүкнең төсләре бер дә, тавышлары башка.
·         Кошлар тумый канатсыз,
Кеше тумый талантсыз.
·         Олы талантлар берьюлы гына тумый (Китаптан таралган сүз).
·         Саескан сайрау белән сандугач булмас.
·         Сандугач үз кадерен үзе белер.
·         Сандугач үз җирендә сайрый.
·         Сандугач юк елны карга дан тотар.
·         Тавис каурые белән матур,
Сандугач сайравы белән матур.
·         Талантның бер өлеше тумыштан,
Тугыз өлеше тырышлыктан.
·         Талантыңа җилкән тек, җил булмаса ишкәк ал!
·         Талантсыз кеше юк, тик нидә икәнен кеше үзе генә белми.
·         Һәр кош үз канаты белән оча.
·         Чәчәк күрсәтмәгән агачтан җимеш көтмә.
·         Ялгыз чапкан ат йөгерек.
Кеше, аның рухи йөзе, холыклар.
Рәхим — шәфкатьлек
Агач хәтта үзен кисеп торган кешегә дә күләгә бирә.
·         Кечегә шәфкать ит,
Узаманга (командир, капитан) хөрмәт ит.
·         Куян елаганга карап, аучының күңеле йомшармас.
·         Миһербанлык йөрәктән,
Миһербансызлык беләктән.
·         Рәхимсез атын кыйнар.
·         Рәхимсез кешедән рәхимле эт яхшы.
·         Сикергәнне аяма, егылганны ая.
·         Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс.
·         Яралы кошка таш атмыйлар.
·         Син бүрене аясаң, бүре сине талар.
·         Рәхимле бүре рәхимсез кешенең баласын асраган.
·         Мөгрәп килгән сыерның мөгезен сугып сындырма.
Үпкәчәнлек һәм хәтер калу
·         Авызың үпкәдә булса, кулың тоткада булсын (ишек тоткасында дигәне).
·         Күңелең калса, көлкегә бор.
·         Күңел кере әйтсәң бетәр,
Күлмәк кере юсаң бетәр.
·         Кары китсә дә, бозы китми.
·         Коега таш ташлау җиңел, алуы авыр.
·         Куян тауга үпкәләгән, тауның исендә дә юк.
·         Суга салсаң, су күтәрмәс
Мыскал тимерне, Алтын биреп алып булмас Калган күңелне.
·         Сугудан төртү яман.
·         Сынык бөтен булмас.
·         Уен сүзне күтәрә бел.
·         Уты сүнсә дә кисәве кала.
·         Үзе абынган үзенә үпкәләр.
·         Үпкәләгән өлешеннән коры калыр.
·         Үпкәләсәң песи үпкәсен ашатырлар.
·         Үпкәләсәң, үкен дә кайт.
·         Үпкәне ачу белән, утны бензин белән баса алмассың.
·         Үпкәчәнлек иркәлек галәмәте.
·         Үпкәчәннең үпкәсе үсәр.
·         Һавада болыт, син аны оныт.
·         Чәпчемә, түгелерсең.
·         Чын яхшының ачуы булса да, үпкәсе булмас.
·         Шимбердө чыпта сугалар
Әпкәли дә Юкәли, Әпкәлиенә сүз әйтсәң, Юкәлие үпкәли (Шимбер — авыл исеме).
·         Яман кеше кинәчел.
Ачу һәм дуамаллык
·         Акылың булса, ачу саклама.
·         Ахмак кешенең ачуы тиз кабара.
·         Ач күп ашар, ачулы күп сөйләр.
·         Ачу арты ачыну.
·         Ачу йоту — тау йоту.
·         Ачу килгәндә аю да кечек хәтле генә күренә.
·         Ачу килсә, акыл китәр.
·         Ачулыга дәшмәсөң, ачуы кырын китәр.
·         Ачулы кешегә песи койрыгын күтәреп йөрсә дә ярамый.
·         Ачулы кеше җилкәсендә су ташыйлар.
·         Ачулының күзенә түгәрәк әйбер дүрт кырлы булып күренә имеш.
·         Ачуны башта кис.
·         Ачу алдан, аклы — арттан.
·         Ачуның башы юләрлек, ахыры үкенеп үләрлек.
·         Ачуның даруы — дәшми калу.
·         Ачу саклама, намус сакла.
·         Ачу телдән ачыла,
Дәшмәү белән басыла, Тар холыклы кеше шул: Ачуы килде — асыла.
·         Ат ачуын тәртәдән.
·         Ачучанны ачуландырып серен алалар.
·         Ачуың килсә, борыныңны тешлә.
·         Ачуың килсә, йөзгә кадәр сана.
·         Ачуың килсә, суык су эч.
·         Ачуың килсә, утыр, утырган булсаң, ят.
·         Ачуыңны йот.
·         Аюны җиңгән ярты ир,
Ачуын җиңгән бөтен ир.
·         Берең кызу булса, берең сабыр булсын.
·         Бер кирпечкә абынган өчен бөтен урамны сүккән.
·         Бер борча өчен юрган ярмыйлар.
·         Бүгенге ачуны таңга саклама.
·         Дөя дулап күккә менмәс.
·         Зәһәр кеше тиз картая.
·         Иске ачу истән чыксын.
·         Каты явым тиз туктар.
·         Көчсезнең ачуы көчле.
·         Кече казан ташучан, кече кеше ачучан.
·         Синең ачуың — минем кара аякчуым.
·         Ташыма, ташыган су да кайта.
·         Таракан дулап мич башын җимерә алмый.
·         Утка пычак тыкма.
·         Ташыган түгелер, шашкан көенер.
·         Тешләнмә, тешең бетәр.
·         Үгез чөя-чөя дә өстенә чүп өя.
·         Холыксызның ачуы танау очында.
·         Ярсу кеше ярашкан су кебек.
Эреләнү, масаю
·         Борынын чөйгән абынмый калмас.
·         Борыныңны бик күтәрмә, агач башына эләкмәсен.
·         Кәрлә кеше биек ишектән иелеп керер.
·         Күперенү күркәгә килешә.
·         Күтәрмә борыныңны,
Өзәрләр муеныңны.
·         Кабарынсаң, чәпчерсең.
Камыр булсаң, күпчерсең.
·         Сабын куыгы тиз шартлый.
·         Түбәң күккә тисә дә, аягың җирдә булыр.
·         Тәкә күпме генә сикерсә дә җиргә төшәр.
·         Югарыга карап үрнәк ал,
Түбәнгә карап гыйбрәт ал.
Мактану, алдан шапырыну
·         Алдан кычкырган кәккүкнең башы таз булыр.
·         Буш мичкә шаңгыравык була.
·         Буш тегермән җилсез дә әйләнә.
·         Ишәк колагы белән мактана.
·         Кысыр тавык күп кытаклый.
·         Күлне яндырмасам да, суын чыжлатам! (Бушка шапырыну).
·         Күп шыбырдама, коелырсың!
·         Мактанма; ат дип сыерга атланма.
·         Мактанма, каз, һөнәрең аз.
·         Мактанчык бүредән курыкмаган, тычканнан коты очкан.
·         Мактанчыкның арты ачык, авызына коры кашык.
·         Мамык бик җиңел бит ул, мин аның кырык потын берьюлы күтәрәм, — дип әйтте ди бер мактанчык.
·         Сүздә мактанма, эштә мактан.
·         Тумаган тайның атланып билен сындырма.
·         Усак агачы шарт та порт.
·         Эт үз койрыгын үзе күтәрмәсә, аны кем күтәрә?
Көнләшү
·         Ач эткә аш бирсәң, тук эт шыншый.
·         Батып барган кояш туып килгән айга кырын карый имеш.
·         Йөзем йөземгә карап карая, ди.
·         Кеше кулындагы калач зур күренә.
·         Көнче булган кешедә канәгать булмас.
·         Көнче көлмәс, хөсетле тынмас.
·         Көнче көне көенеч.
·         Көнчел кеше — минчел кеше.
·         Көнченең күңелен ят бәхете яндыра.
·         Көнченең күңеле тар булыр.
·         Көчсезлек көнчелек тудыра, көчлелек ярыш тудыра.
·         Күрше тавыгы күркә булып күренә.

Комментариев нет:

Отправить комментарий