Теоретик мәгълүмат

Фолькло́р (инг. folk+lore — халык хикмәте, акылы) — теге яки бу халыкның сүз сәнгате, авыл-тел иҗаты. Фольклор халыкның тормышын, карашын, идеалларын чагылдыра. Термин 19 гасырда барлыкка килә, татар дөньясында аны 20 гасырда куллана башлыйлар.
Фольклор телдән иҗат ителүе һәм телдән-телгә күчеп яшәве белән аерыла. Халык иҗаты әсәрләре нәкъ сөйләнгәндә һәм башкарылганда гына җанлы булып, чын үз тормышы белән яши. Фольклорны тудыруда һәм эшкәртүдә күп кенә халык вәкилләре катнаша.
Татар фольклоры
Татар халык иҗатын жанрлары буенча түбәндәге төркемнәргә бүлеп була:
1. Эпик жанрлар (әкиятләр, риваятьләр, дастаннар, мәзәкләр һ. б.)
2. Лирик жанрлар (халык җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр һ. б.)
3. Лиро-эпик жанрлар (бәетләр, тарихи җырлар һ. б.)
4. Драма өлкәсе белән бәйле иҗат төрләре.

Табышмак - кинаяләп яки сүз уйнатып әйтелгән һәм төп мәгънәсен уйлап белергә кирәк булган нәфис сүз - фольклор әсәренең бер төре. 
Табышмак  - күмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән чишелешен таптыру өчен генә башкарыла торган фольклор.

Леге́нда (лат. legenda — укырга тиешле нәрсә) — эпик һәм прозаик жанр. Могҗизалыкка, фантастик күзаллауга нигезләнгән һәм сөйләүче ягыннан да, тыңлаучылартарафыннан да кайчандыр тормышта булган хәл төсендә кабул ителә торган хикәят.
Риваятьләрдән алар чынбарлыкка нинди мөнәсәбәттә булулары, тарихи мәгълүматны, чынбарлыкны чагылдыру дәрәҗәсе белән аерыла. Әкияттән аермалы буларак исә, легендаларда нигез булып чыннан да кайчандыр булган хәлләр ята.
Гадәттә легендаларны түбәндәге төркемнәргә аералар:
1. Космогоник (дөньяның, Җирнең, күк җисемнәрнең ничек барлыкка килүе турында).
2. Этногоник (халыкларның берләшүләре, барлыкка килүләре турында).
3. Зоогоник (төрле хайван һәм кош-кортларның барлыкка килүе яки аларның теге яки бу ягын тасвирлау).
4. Дини (дини ышанулар, сюжетлар).
5. Топономик (географик атамаларның килеп чыгышын уйдырмага нигезләп аңлату).
6. Тарихи (төрле тарихи чорларда, халык һәм шәхесләр тормышын бәян итү, тасвирлау).
7. Социаль-утопик (киләчәккә юнәлдерелгән тормышка ашмаслык хыял яки буш өметләрне чагылдыру).
8. Көнкүреш легендалары (уйдырма вакыйгалар яки хәлләрнең тормыш-көнкүрешкә бәйләп бәян ителүе).

Риваять (гарәпчәдән хәбәр, хикәят) — халык фольклорына карый торган прозаик һәм эпик характердагы жанр. Риваятьләр реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят.
Әлеге жанр үзләре күргән, белгән, шаһит булган вакыйгаларда үзләре катнашкан кешеләр сөйләве җирлегендә барлыкка килгәннәр. Алар телдән-телгә күчкәндә, гомумиләштерүгә, сәнгатьчә эшкәртүгә дучар булганнар.
Риваятьләрне тел-авыз иҗаты рәвешендә сакланып калган халык елъязмасы да дип атыйлар.
Риваятьләрне ике төркемгә бүләләр:
1. Тарихи риваятьләр (халык өчен мөһим булган төрле тарихи вакыйгаларны сурәтли).
Әлеге төргә татар халкының «Гәрәй хан», «Болгарның харап булуы», «Казан алынганы», «Зөя каласы», «Күчем хан» һәм бик күп башка риваятьләрләр карый.
2. Топонимик риваятьләр (географик исемнәрнең ничек барлыкка килүен аңлата).
Әлеге төргә татар халкының «Елан тавы», «Кабан күле», «Акай күле», «Тамерлан баганасы», «Бакалтай ярминкәсе» һәм башка риваятьләрләр керә.

Уен — күңелгә куаныч, юаныч бирә торган шөгыль. Уен буш вакытны үткәрү, эчке борчуларны, кайгыны бетерү һәм бер өлкәдә сәләтне үстерү өчен үткәрелә.
Барлыкка килү тарихы. 
Уйнаучы песи баласы.
Барлыкка килүе турысында бәхәс тукталмай. Уен һәм хезмәт, уен һәм культ ритуаллары — кайсысы тәүге килеп чыккан, бу турыда уртак фикер юк.
Хайваннар дөньясындагы уен, уйынның биологик механизмы бик тирән ятуын күрсәтә.
Уен укыту, тормыштагы хәл-вакыйгаларга күнекмә, һәләтне үстерү формасында барлыкка килгән.
Моны аңлап Платон (Б.э.к. 427 — 347 й.): «Нинди эштә булса да, кеше атаклы булу өчен бала чактан күнегергә тиеш… Мәсәлән, кем игенче яки йорт төзүче булырга тели, алар жир эшкәртеп, йорт төзеп уйнарга тиеш. Мин бу турыда кабат-кабат сөйлим» дип әйткән.
Балалар уены – уйлау сәләтен, спорт тәҗрибәсен берьюлы таләп итүче уен. Ул балаларның физик һәм акыл үсеше өчен бик кирәк. 
Бүгенге фәндә уеннарны төркемләүдә В. Всеволодский-Гернгросс классификациясе гамәлдә йөри. Әлеге төркемләүдә уеннарны драматик, спорт һәм орнаменталь (җырлы-биюле) уен типларына бүләләр.

Хәрәкәтле уеннар (балалар уеннары)
Өстәл уеннары (сенет, чаупар, домино, карта, шашка, лото һ.б.)
Логик уеннар (эрудит, балда һ.б.)
Спорт уеннары(хоккей, футбол, бейсбол, биатлон һ.б.)
Кичке уеннар (аулак өй, сигезле, йөзек салыш, җырлы-биюле һ.б.)
Сүзле уен ( тизәйткеч, санамыш, табышмак һ.б.)

Мәкаль - сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре.
Мәкаль кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик таралган, Моннан ике мең ярым ел элек Аристотельнең мәкальләрне үзеннән күп мең еллар борынгы философларның әсәрләреннән калма өзекләр булып, шулар грекларга килеп җиткәннәр, мәкальләр булмаса, борынгы халык хикмәтләре безгә килеп җитмәгән булыр иде, бу фәлсәфә-хикмәт әсәрләре борынгы халыклар белән бергә югалган булыр иде дип әйткән сүзләрендә дә мәкальләргә карата иң борынгы халык хикмәте дигән караш ята...
Мәкаль нигездә сүзгә дәлил, тормышта кагыйдә, киңәш һәм шул ук вакыт телдә тапкыр әйтелгән гүзәл бер мисал булып тора.
«Мәкаль» сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе - тиешле урынында әйтелгән сүз.
Төрки халыкларның кайберләре аны борынгылар сүзе, кайберләре — аталар сүзе, картлар сүзе дип атыйлар, чувашларда ваттисем калани — картлардан калган сүз дип йөртәләр.

Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.
Әкиятләр күп халыкларда, нигездә, өч төргә бүлеп карала: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре.
Татар халык әкиятләре
Халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып тора.
Татар халык әкияләрен шартлы рәвештә өч төркемгә бүләләр: хайваннар турында әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре.
Татар халык әкиятләре арасында хайваннар турындагы әкиятләр күп түгел дияргә була. Мондый әкиятләрнең төп геройлары – кыргый җанварлар, йорт терлекләре, кошлар һ. б. Хайваннар турындагы әкиятләрдә төрле хайваннарга төрлечә бәя бирелә: ат – һәрвакыттагыча, эшчән һәм кешенең якын дусты; кәҗә – тапкыр, бүре – усал һәм аңгыра, арслан – көчле, төлке – хәйләкәр, аю – авыр табигатьле һ. б. Хайваннар турындагы әкиятләрдә иң еш очрый торган киек – төлке. Аннан кала аю һәм бүре. Төлке барлык әкиятләрдә да диярлек хәйләкәр, алдакчы, ялагай итеп сурәтләнә. Аю, бүре – тупас, ахмак буларак тасвирлана.
Хайваннар турындагы күпчелек әкиятләр сыйнфый җәмгыять шартларында төрле төркемнәрнең үзара мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерә. Әкият эчтәлегендәге бу хакыйкатьне балаларга ача белү, төшендерү кирәк. Бу төр әкиятләрнең тагын бер мөһим сыйфаты бар: аларда аллегория ярдәмендә гомумән кешеләргә хас кимчелекләр дә тәнкыйть ителә. Бу очракта хайваннарның гадәтләре, йөреш-кыланмышлары кешеләрдә очрый торган тискәре сыйфатларны күрсәтү өчен файдаланыла. Әкиятләрдә ялкаулык, эш сөймәү кебек сыйфатлар аеруча көчле ирония белән сурәтләнә, хезмәт сөймәүчеләр хурлыкка калдырыла, аларга карата тискәре караш тудыра. Яхшылыкның кадерен белмәү, игелекне оныту кебек сыйфатларны да халык кискен гаепли. Кыскасы, бу төркем әкиятләрдә халык әхлагы, аның кагыйдәләре чагылыш таба.
Тылсымлы әкиятләрнең үзәгендә уңай образ – батыр, акыллы, кулыннан һәртөрле эш килә торган егет образы тора. Халыкның көче һәм аның тапкырлыгы менә шул егет образында бирелә. Ул патша, дию пәриләре, аждаһалар яки башка шуның кебек кара көчләргә каршы көрәштә һәрвакыт җиңеп чыга. Әкият герое хезмәт халкының иҗтимагый, әхлакый һәм эстетик идеалларын чагылдыра. Аңа акыл иясе картлар, курку белмәс дуслары, тапкыр һәм сөйкемле сылу кызлар, төрле серле әйберләр, кешегә ияләшкән кыргый хайваннар булышалар.
Тылсымлы әкиятләрнең бер өлеше аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләүдән башланып китә. Карт ата үләр алдыннан балаларына васыять итеп калдыра ("Һөнәрле үлмәс", "Юләр угыл", "Өч ул" һ. б.). Аталарның васыятен тотмаган, икенче төрле итеп әйткәндә, өлкәннәрнең тормыш һәм хезмәт тәҗрибәләре белән хисаплашырга теләмәгән әкият геройларын халык гаепли, аларны бәхетсезлеккә дучар итә. Аталарының васыятен, киңәшен тоткан уллар исә әкиятләрдә мактала, алар юлларында яңадан-яңа уңышларга ирешәләр.
Тормыш-көнкүреш әкиятләрендә ялкаулык, саранлык, куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә.
Татар халкы әкиятләрендә хезмәт ияләре – акыллы, зирәк, ә комсыз байлар исә надан булып сурәтләнә. “Кәкре каен” әкиятендә халыкның зирәклеге комсыз байларның наданлылыгына каршы килә.


Татар фольклорчылары:

Рәшит Ягъфәров 
Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәров – фольклорчы-галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче. 
Таиб Яхин 
Таиб (Таип) Яхин (Мөхәммәдтаип Гыйльман улы Яхин) - күренекле татар мәгърифәтчесе, тәрҗемәче, фольклорчы. 
Ринат Нуруллин 
Ринат Нуруллин (рус. Риннат Галеевич Нуруллин) — татар галиме, язучы, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты. 
Ким Миңнуллин 
Ким Мөгаллим улы Миңнуллин - әдәбият белгече, фольклорчы, филология фәннәре докторы (2002). 
Гайсә Еникеев 
Гайсә Еникеев (2 июль 1864(18640702), Каргалыбаш, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, хәзерге Благовар районы — март, 1931) — сәясәтче, мәгърифәтче, этнограф.
Мәхмүт Нигъмәтҗанов 
Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов — танылган фольклорчы, татар халык көйләрен җыючы һәм өйрәнүче, музыка белгече. 
Гомәр Бәширов 
Гомәр Бәшир улы Бәширов — күренекле татар язучысы, фольклорчы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Хуҗа Бәдигый 
Бәдигы́й Хуҗа Габделбәдигъ улы (1887, Казан губернасының Мамадыш өязе Югары Бөрсет авылы - 1940, Казан) - тел галиме, фольклорчы. 
Каюм Мифтахов 
Каюм Мифтахов (1892-1948) – фольклорчы-галим, «Манас» кыргыз халык эпосын язып алучы һәм өйрәнүче. 
Нигъмәт Хәким 
Нигъмәт Хәким (1899—1937) – лингвист (тюрколог, уралчы-алтайы, гарәпче), фольклорчы, Казан педагогия институты доценты. «Идегәй» дастанын туплаган. 
Марсель Бакиров 
Марсель Хәернас улы Бакиров — татар галиме, әдәбиятчы, фольклорчы, тюрколог, КДУ профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
Әбүбәкер Диваев 
Әбүбәкер Әхмәтҗан улы Диваев (1855, Уфа губернасы — 1933, Ташкент) — атаклы тюрколог, этнограф һәм фольклорчы, профессор. 
Габор Балинт 
Габор Ба́линт (венгр. Bálint Gábor) — төрки телләр белгече, татар фольклоры әсәрләрен җыючы һәм нәшер итүче маҗар . 
Леонид Арсланов 
Леонид Арсланов – тел галиме, филология фәннәре докторы (1983), профессор (1985). ТССРның атказанган фән эшлеклесе (1991). 

Комментариев нет:

Отправить комментарий