-
Алып җибәр!
-
Алырга акчаның күзенә ак төшкән әле.
-
Арыдым.
-
Арсаң ат ялла, үзең җәяү бар.
-
Ач!
-
Ач булсаң, туеп кил.
-
Ачуым килә.
-
Ачуың килсә, борыныңны тешлә.
-
Ачуым килә.
-
Синең ачуың, минем аякчуым.
-
Ашаган җиренә сыер да кайта.
-
Кайтуын кайта да, аның сөтен савып калалар шул.
-
Әү!
-
Авызың дәү.
-
Барыбер.
-
Барыбер булса, ишектән йөрми тәрәзәдән йөрерләр иде.
-
Беләм.
-
Белүен беләсең дә, кыңгыр сибәсең.
-
Беләм.
-
Син белгәнне без белгән, калганын чөйгә элгән.
-
Беләм.
-
Син белгәнне мин чабата башына элгән.
-
Беләм.
-
Син белгәнне мин чормага меңгереп элгән.
-
Беләм.
-
Син белгәнне мин белеп оныткан.
-
Беләм.
-
Үзең беләсең, эт күк өрәсең.
-
Буе кечкенә.
-
Буй белән Агыйдел буйлыйсы юк әле.
-
Бәхил түгел.
-
Бәхилең бәке астына, үзең сәке астына.
-
Гафу ит.
-
Гафуың белән сату ит.
-
Гыйшык.
-
Гыйшыгын гыйшык та, бишмәт тишек.
-
Егылам.
-
Егылсаң, җирдән түбән китмәссең.
-
Елый.
-
Еласа, кашы-күзе кара булыр.
-
Җүләр!
-
Иманаңны кем түләр.
-
Иренәм.
-
Иренгәнне тиз иргә бирәләр.
-
Иртә бит әле.
-
Иртә булса, соң булмаска әйбәт булыр.
-
Иртәгә.
-
Иртәгә үз киявем дә килә.
-
Ишетерләр.
-
Ишетмәгәйләре тагын. Күз күрер өчен, колак ишетер өчен бирелгән.
-
Кечкенә бит.
-
Тиресен текмәгән, үсәр әле.
-
Килешми.
-
Килешкәне килендә.
-
Килешми.
-
Килешкәне килешкәч.
-
Китә.
-
Киткән китсен, җәһәннәмгә тикле юл ачык.
-
Китәм.
-
Китсәң, килгән юлыңа киртә кормаган.
-
Китәм.
-
Китсәң, килгән юлыңа юкә үсмәгән.
-
Кулымны кисәргә бирәм.
-
Кулыңны түгел, башыңны кистерсәң дә ышанмыйм.
-
Куркам.
-
Курыкма, бүре түгел - ашамас.
-
Кызык.
-
Бер табак сызык.
-
Көнләшәм.
-
Көнләшкән көндәшлеккә барсын.
-
Күз тияр.
-
Аңа ике күз тигән инде, бүтән күз тимәс.
-
Мин синнән элек туган!
-
Син элек тусаң, мин белеп туган.
-
Мин үзем дә белекле.
-
Белеклесен белекле дә, борын астың җелекле.
-
Минем сүз өскә чыкты.
-
Сүзең өскә чыкты: һавада очып йөри, үзең генә аста калдың.
-
Озак!
-
Тиз тумагансыңдыр әле.
-
Озатыйм!
-
Рәхмәт, үзем генә озаермын.
-
Оялам.
-
Өй алырга, монДа өй сатучы юк әле.
-
Оят!
-
Өй ат булса, күптән җигеп китәр идек.
-
Оят!
-
Өй-ат Мәкәрҗәдә кыйбат, барып алырга ерак.
-
Сәлам!
-
Саламыңа печән.
-
Телең корыр!
-
Минем телем болай да бик коры, селәгәем агып тормый.
-
Тизрәк йөр!
-
Оча белмим инде, аяк белән йөрим.
-
Туйдым.
-
Туйсаң тәүбә кыл.
-
Уңган.
-
Уңганның койрыгы туңган.
-
Уф, алла!
-
Арсаң ат ялла.
-
Үпкәләгән.
-
Үпкәләгәнгә үпкә ашаталар.
-
Үпкәләгән.
-
Үпкәләгәннең өенә барыш.
-
Үпкәләгән.
-
Үпкәләсә, мәче үпкәсе ашасын.
-
Үпкәләгән.
-
Үпкәләсә, үпкәсе бавырыннан ерак китмәс әле.
-
Хуш!
-
Сөйләшкәндә безне дә куш.
-
Ышанмыйм.
-
Ышанмасаң, үзең карган.
-
Юк.
-
Юкка мин үзем дә тук.
-
Язык булыр.
-
Язык казык башына.
-
Язык!
-
Язык казык башында, җырлап торчы каршымда.
-
Ярамый.
-
Ярамаган - дөньяга яралмаган.
-
Ярамый.
-
Ярамаса, юынырсың.
-
Ярар!
-
Ярасы юк, ярылган да, ямалган да.
-
Яхшылык итмәкче була.
-
Яхшылыгы - яхшы ат түгелдер әле, атланып алмассың.
Аңладыңмы?
-
Аңлавын аңладым, төшенә генә алмадым.
-
Ә мин нишлим?
-
Ни теләсәң, шуны эшлә, тешең булса, телең тешлә.
-
Белдеңме?
-
Белдем, колагыма элдем, берсеннән керде, берсеннән чыгып китте.
-
Булдымы?
-
Булды дигәндә койрыгын борды.
-
Бушлаймы?
-
Бушлай сыер гына мышнай.
-
Бүген ничәсе?
-
Кадер кичәсе.
-
Бүген ялдамы әллә?
-
Ялда да, койрыкта да.
-
Дәлеше?
-
Дәлеше кабак бәлеше.
-
Иеме?
-
Ие, иемәсәң бие.
-
Исәнме?
-
Исән булмасам, әллә син врачмы?
-
Исәнме?
-
Ә үзең кисәүме?
-
Ишетмәдем, ни дисең?
-
Базарда колак саталар, ди. Барып ал дим.
-
Кайда?
-
Былтыргы кар астында.
-
Кайда?
-
Каербидә.
-
Кайдан килдең?
-
Кайдырмый тау астыннан.
-
Кайчан?
-
Бозау агачка арты белән менгәндә.
-
Кайчан?
-
Карт алаша тай булганда.
-
Кайчан?
-
Качкан көнне иртән.
-
Кайчан?
-
Качып барганда.
-
Кайчан?
-
Кояш тискәре яктан чыкканда.
-
Кайчан?
-
Кызыл кар яугач.
-
Кайчан?
-
Дөянең койрыгы кайчан җиргә тияр, шунда.
-
Кайчан?
-
Язган булса яз көне, кушкан булса кыш көне.
-
Кайчангача?
-
Яз сорамаска, көз түләмәскә.
-
Картаюлар ничек?
-
Карт аю урманда гына була ул.
-
Кая барасың?
-
Каен башына.
-
Кая барасың?
-
Каерып салырга.
-
Кая бардың?
-
Кайманга - катык ашарга.
-
Кая бардың?
-
Эт туена кода булып бардым.
-
Кем?
-
Каян белим, кулын куеп китмәгән.
-
Кем?
-
Кем дигәннең кече улы.
-
Кем?
-
Кем дигәннең үзе, маңгаенда ике күзе.
-
Кем малае син?
-
Кемән улы Кемәнетдин малае.
-
Кыйммәтме?
-
Акча белән башма-баш.
-
Мәгънәсе?
-
Мәгънәсе - капка баганасы.
-
Ни булган?
-
Пешкән шалкан чи булган.
-
Ни хак?
-
Хак ярым хак, пот ярым борчак, бер кием чабата, калганы акчалата.
-
Нигә карыйсың?
-
Күңелемә ярыйсың.
-
Ник?
-
Син ни әйтер икән дип.
-
Ник чәй эчмисең?
-
Чәй белән кытай битен юа, ди.
-
Нихәл?
-
Сине күргәч, бетте хәл.
-
Нихәл?
-
Хәл иминлек, акча меңлек, алыштырырга вак юк.
-
Нихәл?
-
Хәл йөзгә җитә, кул тезгә җитә.
-
Нихәл?
-
Хәл хәер, ярлы баер, бай бөләр, иманасын кем түләр?
-
Ни хәл?
-
Шөкер дигән көн бар, бер салмалык он бар.
-
Нихәл?
-
Хәл хәлвәт, киндер күлмәк, ыштан бурлат, киткәннәр урлап.
-
Нихәл?
-
Юк шөкергә тук шөкер.
-
Ничек эшләр?
-
Эшләр - шак-шок итә тешләр.
-
Нишли?
-
Ат булып кешни, сыер булып мөгри.
-
Нишли?
-
Тире җыеп күн эшли.
-
Нишлисең?
-
Дуңгыз дагалыйм.
-
Нишләп?
-
Шулай шәп.
-
Нишләп яту?
-
Тик яту белән бик тату.
-
Нәрсә?
-
Тозлы кыяр-кәбестә.
-
Оялмыйсыңмы?
-
Өй алып, мунча сатканым юк.
-
Саумысыз?
-
Сау булмасак, әллә баш очыбызда ясин чыкмакчы буласызмы?
-
Сәбәбе?
-
Сәбәбе - карабодай сәнәге.
-
Сәгать ничә?
-
Кичәгечә.
-
Сиңа ничә яшь?
-
Яшьне ат базарында гына сорыйлар.
-
Сөенчесенә ни?
-
Сөенчесенә уң колагың үзеңә.
-
Сөйгәнең кем?
-
Койрыклы җен, үземә әрәм, кешегә хәрам.
-
Суны нигә күп ташыйсыз?
-
Киптерәбез.
-
Туйганыңны кайдан беләсең?
-
Син күземә ике булып күренәсең.
-
Үсәсезме?
-
Үсәбез: тәбәнәк җиргә баш тия.
-
Хәлләр ничек?
-
Ал да гөл, калганын үзең бел.
-
Хәлләр ничек?
-
Алда гөл, артта кычыткан.
-
Хәлләр ничек?
-
Ат мөгезе кебек.
-
Хәлләр ничек?
-
Син сорама, мин әйтмим.
-
Хәлләр ничек?
-
Хәлләр бишни, сезнеке нишли?
-
Хәлләр ничек?
-
Хәлләр изге, тегеләр генә бизде.
-
Хәлләр ничек?
-
Хәлләр имин, кешегә тимим.
-
Хәлләр ничек?
-
Шөкерле-бөкерле, һаман бер төрле.
-
Чибәрме?
-
Чибәр: күрсәң гайрәтең чигәр.
-
Читтә ничек соң?
-
Читнең чите корсын.
-
Шулаймы?
-
Шулаен ул шулай да, ярый ла эш барып торса уңайга.
-
Шуннан?
-
Шуннан утырган да шуган, тауга түбән булган.
-
Эш хакы күпме?
-
Айга утыз көн, йокы үзеңнән.
Комментариев нет:
Отправить комментарий