Тавык нигә суда йөзә алмый?
(Легенда )
Имештер, кайчандыр элек Тавыкның
тәпие дә каз-үрдәк тәпие кебек бармак аралары ярылы булган да шуңа күрә күлдә
бик шәп йөзгән, ди, бу. Үзе һаман мактана:
—
Мин шәп йөзәм дә, мин шәп йөзәм! Кыт-кыт-кыт, миннән оста беркем юк! — ди икән.
Үрдәкнең моңа бик ачуы килгән:
—
Әйдә, алай булса ярышабыз,— дигән. Тавык әйткән:
—
Әйдә!
Үрдәк шуннан бер хәйлә уйлаган.
Күлдәге бер кысланы тоткан да әйткән:
—
Син су астыннан бар да шул Тавыкның бармак араларының ярысын үзеңнең кыскычың
белән ерткала, шулай итмәсәң, мин синең үзеңне чукып йотам!
Кысла шулай итеп Тавыкның бармак
араларын ерткан да, суда йөзүдә Үрдәк беренче урынны алган, ди.
Шуннан мактанчык Тавык, суда йөзә
алмыйча, коры җирдә тырманып, тамак туйдырырга калган, ди. Алай да мактануның
һаман да кимен куймый, бер күкәй салса да:
—
Кыт-кытак, йомырка салдым, эзләп тап! — дип, йорт күтәреп җырлый икән.
Күгәрченнәр ни өчен гөрләшеп яшиләр,
һәм гөрләмеш уены каян килеп чыккан?
( Легенда )
Борын-борын бер җирдә бик тату бер
пар Күгәрчен булган, ди. Күгәрченнәрнең иң тәүге әби белән бабасы да шушылар
булган, ди, имеш. Аларның нәни генә ике баласы булган. Болар да әти-әнисе кебек
үзара бик тату булганнар, имеш. Кызык уеннар уйлап чыгарып уйнаулар дисеңме —
әйтәсе дә юк.
Менә болар бервакыт бик кызык шундый
бер яңа уен уйлап чыгарганнар: берсе канатлары белән күзләрен каплый да,
гөр-гөр дип, шулай гөрли тора, икенчесе шул арада каядыр кача. Монысы аны эзләп
тапканчы, анысы ояга килеп басып өлгерә. Анысы эзләп тапкач, хәзер монысы шулай
күзләрен каплый да гөр-гөр килеп гөрләп тора. Шунлыктан бу уенны гөрләмеш уйнау
дип атаганнар.
Шулай итеп, бу Күгәрчен балалары,
гөр-гөр килеп уйнап, тиз генә арада бик матур булып үсеп тә җиткәннәр. Үскәч
инде беркөнне ояларыннан бөтенләйгә үк очып та киткәннәр.
Ояда калган пар Күгәрчен, аларны бик
сагынып, ничек-ничек гөрләмеш уйнаганнарын исләренә төшереп сөйли-сөйли, үзләре
дә һаман гөрләшеп утыра башлаганнар.
Башка күгәрченнәр дә, бу пар
Күгәрченнәрнең гөрләшүен отып алып, әнә хәзер әле булса гөлдер-гөлдер килеп,
матур итеп гөрләшеп яшиләр, ди шул.
Күк күгәрчен ояда,
Оялары пыяла,
Күгәрчен кебек гөрләшеп
Торсаң иде дөньяда.
Ни өчен Чәберчек килмичә боз китми икән?
( Легенда )
Кайсыбер
елны елгаларда боз бик иртә — апрель башларында ук китә башлый, әмма кайбер
язны апрель буена да кузгалмый ята. Ул шулай боз җибәрүче Чәберчек[1] дигән
кошны көтеп ята, ник дисәң, боз җибәрү аның эше икән, ди.
Иртәме, соңмы, язның ничек килүенә
карап, менә бер заман Чәберчек кайтып төшә. Килү белән ул иң элек боз өстенә
куна, куна да үзенең бер учка сыеп бетәрлек кечкенә гәүдәсе, сыгылмалы тәпиләре
белән көяз-көяз сикереп басып йөри, ул шулай бозның калынмы, нечкәме икәнлеген
чамалый икән. Йөргәндә аның сиртмә кебек озын койрыгы бозга тияр-тимәс кенә
селкенеп бара. Шуннан ул бозның чамасын-ниен белгәч, менә бер заман кинәт кенә
алга бер сикереп куна да койрыгы белән бозга суга, сугу белән боз шатырдап
буйга ярыла да китә. Тагын суга — аркылыга ярыла. Өченче сугуда боз бөтенләй
калшаеп чыга да кузгалып та китә.
Шуңа күрә Чәберчек үзе дә мактанып
әйтә икән, ди: — Үзем кечкенә булсам да, койрыгым алтмыш пот! — ди икән.
Булса да булыр. Ул хәтле елгаларның
шулхәтле калын бозларын сугып ярырлык булгач, авырлыгы шуннан ким булмас та
шул.
Ни өчен Эт белән Песи бер-беренә дошман булганнар?
( Легенда )
Элекке заманда бер Этне хуҗасы бик
начар карый башлаган: Эт, бичара, бик ябыгып, арыкланып, эченнән үтә кылыч
күренерлек булып калган, ди. Менә бервакыт аны шул авылның Старостасы күргән дә
бик кызганган, аны үз янына чакырып алып әйткән, ди:
—
Син төннәр йокламыйча хуҗаның йортын саклыйсың, көндез аның терлекләрен
көтәсең, быелгы ачлыкта улап-улап яңгыр китердең. Бар, әйт хуҗаңа, сине
карамыйча, болай ач йөртмәсен; инде ул ашлыгым уңмаган дисә, менә мин синең
кулыңа шушы кәгазьне бирәм, яңа ашлык өлгергәч тә сине ул яхшылап ашатып
симертсен, анда да начар ашатса, аңа шушы фәрманны күрсәтерсең! — дип, Староста
аңа печать суккан кәгазь тоттырып җибәргән, ди. Эт шул кәгазьне алып киткән,
авызында тотып та караган, кулында тотып та караган, кая куярга да белмәгән.
—
Авызымда йөртсәм, чылана, өрсәм, авызымнан төшә, кулымда йөртсәм, ертыла,
тукта, мин моны Мәчегә биреп саклатыйм,— дигән дә аны чакырып чыгарган.
Чыгарган да кәгазен күрсәтеп әйткән, ди:
—
Мәче дус, менә бу миңа югарыдан төшкән зур кәгазь, минем аны саклар урыным юк,
син өйдә торасың, шуңа күрә мин аны сиңа әманәт итеп куеп торам, көз хуҗабыз
әвен суккач, мин аны үзем синнән сорап алырмын, син яхшы сакла,— дигән.
Мәче, шома гына, кәгазьне «ярый» дип
алган да өйгә кереп киткән. Ләкин Мәчедә Эт кайгысы бармыни? Шул төнне салкын
булгач, ул җылынырга дип мичкә кереп яткан икән, Этнең боерыгын шунда онытып та
калдырган. Иртән торуга мич яксалар, Этнең кәгазе дә шунда янып көл булган, ди.
Менә җәй үткән. Яңгырлар явып,
игеннәр уңып киткән.
Өйдә икмәк тә, аш-су да пешеп тора,
ди. Адәмнәр дә тук, Мәче дә тук. Тик хуҗасы бу карт Этне һаман да карамый, ул
һаман да ач кала икән. Ник дисәң, аның хуҗасыннан икмәк дәгъва итәргә кулында
кәгазе юк. Хыянәтче Мәчедән сора-со-рама, хәзер юньләп җавап та бирми, тыр-мыр
итә дә үтә дә китә.
Шуннан бирле хәзер Эт, Мәчене күрсә,
бердән аңа ташланып:
—
Ыр-р, ыр-р!.. Безне ач калдыручылар! — ди икән. Мәче:
—
Пырых, пырых!.. Без бит тук!..— дип, йоннарын торгызып, өйгә таба чаба бирә,
ди.
Һәм шуннан бирле араларында дуслык
та беткән, әле дә булса гомер буе ырлы-мырлы, этле-мәчеле булып яшәргә
калганнар, ди.
Зөһрә йолдыз
( Легенда )
Заманында Зөһрә исемле бик матур,
бик акыллы, бик эшчән кыз булган. Аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне
белүенә, кешеләргә карата игелекле булуына бөтен тирә-як исләре китеп сөйли
икән. Ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә мактанмаган,
эреләнмәгән. Аның бик усал үги анасы булып, ул Зөһрәдән бик көнләшеп, һәрвакыт
юк сәбәпләр белән аны тирги, ачулана, кыен эшләр куша икән. Иртәдән алып кичкә
кадәр эшләгән Зөһрә. Юри, кешеләрнең елан, ерткыч күп дип сөйли торган куркыныч
урманнарга Зөһрәне коры утыннар җыярга җибәрә икән Үги анасы. Зөһрә бер дә
карышмый, үзенә кушылган эшләрне эшли, аңар һични булмый икән. Ничаклы ачуланса
да, ничаклы эшләтсә дә, Зөһрә Үги анасына бер дә усаллык кылмый икән. Күңеле
һәрвакыт изгелектә генә булган. Кулыннан килгән эшләрне көн димәгән, төн
димәгән эшләгән, ничек тә Үги анасын ризалатырга тырышкан. Зөһрәнең шундый
сабырлыгы, шундый түземлеге Үги ананы бигрәк тә ачуландырган.
Шулай беркөнне, иртәдән кичкә кадәр
эшләп бик арып кайткач, Зөһрәне Үги анасы төпсез савытка су ташырга кушкан, үзе
бик ачуланып:
—
Әгәр дә таң атканчы тутырмасаң, йортыма аяк басачак булма, кыйнап үтерермен,—
дигән.
Зөһрә бер сүз дә әйтмичә, көянтәсе
белән чиләкләрен күтәреп, суга киткән. Көн буе эшләүдән куллары талган, аяклары
йөрүдән көчкә-көчкә генә атлыйлар, җилкәләре буш чиләкләр күтәргәнгә дә сызлана
икән. Бик матур айлы кич булган. Ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя,
бөтен җир йөзе, нурга чумып, иркәләнеп, тын гына ята икән.
Яр буенда Зөһрә, бер аккан суга, бер
күктәге айга, бер тирә-ягына карап, тирән уйга чумган. Туган әнисенең ягымлы
сүзләре, җылы куены исенә төшкән. Шунда үзенең бәхетсез-леген уйлап, кайнар
яшьләре бит буеннан җиргә тәгәрәгәннәр. Ул ялгыз үксеп-үксеп елаган да, «уф»...
дип сулап, чиләкләре белән су алган. Сулы авыр чиләкләр аның җилкәләрен тагын
да авыррак басалар икән. Ул тагын айга караган. Ай һаман нурланып йөзә икән.
Үзенең бәхетсезлегенә кызның җаны әрнегән, ләкин бәхетсезлеге өчен берәүне дә
гаепләмәгән. Күңелендә Үги анасына бер усал уе юк, тик аңар миһербанлык кына
тели икән. Шунда бер йолдыз атылып, дөнья тагын да нурланыбрак киткәндәй булган.
Зөһрәнең күңеленә дә әллә нишләп җиңел була башлаган. Күңеле һәрвакыт яхшылыкта
булганга, Зөһрәне бер якты йолдыз һәрвакыт күзәтеп торган икән, менә шул җиргә
атылып, аны нурларына чолгап күтәрә башлаган. Зөһрә үзе дә каядыр күтәрелгәнен
сизгән, чиләкләре җиңеләйгәндәй булган. Аның йөрәгендәге авыр төен беткән,
күңеленә бик йомшак, бик җиңел, бик рәхәт булган. Шунда озын керфекле күзләрен
ачып җибәрсә, үзен ай уртасында күргән.
Сез әгәр дә тулган айга игътибар
белән күзләрегезне текәп карасагыз, ай уртасында көянтәсенә чиләкләрен аскан
Зөһрә кызның басып торганын әле дә күрерсез. Ә ай янында ялтырап яна торган
йолдыз булыр, бусы инде Зөһрәне күккә күтәргән йолдыз. Аны Зөһрә йолдызы дип
йөриләр.
Ни өчен бакалар бакылдык булып калганнар?
( Легенда )
Иң элек дөньяда өч төрле җан иясе
булган, ди. Теллеләр, Телсезләр, аннан тагын Бакылдыклар. Өчесе дә суда яшәгән,
имеш, болар.
Теллеләр беркөнне судан башларын
чыгарып әйткәннәр:
—
Телебез булгач, нигә суда торабыз? Сөйләшик дисәк, авызыбызга су тула. Әйдәгез,
коры җиргә чыгабыз! — дигәннәр дә судан чыгып, коры җиргә күчкәннәр.
Телсезләр:
—
Безгә суда да ярый. Без сөйләшми дә тора алабыз! — дип, бер-беренә койрыклары
белән ымлашканнар да балык булып суда калганнар.
Ә Бакылдыклар менә бер заман су өстендә
тавыш күтәргәннәр:
—
Баксана тегеләрне, бак, бак! Теллеләре, халык булып, коры җиргә күчеп китте,
Телсезләре, балык булып, суда калды, ә без соң, без? Безнең телебез дә бар,
үзебез дә шәп: суда да яши, корыда да сикерә! Шулай булгачтын? Безгә кайда
торырга ди соң? — дип, бик каты бакылдашырга тотынганнар, ди.
Берләре:
—
Без кемнән ким? Без дә корыга китәбез! — ди. Икенчеләре:
—
Юк, юк, суда торуга ни җитә? Суда калабыз! — ди. Һәр көнне күл өстендә шушы
тавыш. Хәтта төннәр буена
шул бәхәсне хәл итә алмыйча
бакылдашып чыгалар икән.
Шулай бу Бакылдыклар, ни коры җиргә
бармыйча, ни тыныч кына суда калмыйча, әле булса яр буенда бака булып бакылдап
яталар, имеш.
Комментариев нет:
Отправить комментарий